Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил һәм Джохор штаты халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Джимми Поа белән очрашты.
Джимми Поа белән очрашуда Татарстан Президенты кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Россия-Малайзия элемтәләре даими рәвештә алып барылуын ассызыклады. "Татарстан да үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләргә ярдәм итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил белән очрашуда да үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшенде.
«Джохор штаты - икътисадый мөмкинлекләре буенча иң эре төбәкләрнең берсе, алгарышлы икътисады, инвестицияләр җәлеп итүдә алдынгы урыннарда тора. Биредә нефть химиясе, каучук эшкәртү, химия, электрон, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате үскән. Бу юнәлешләр буенча Джохор штаты һәм Татарстан Республикасы бик охшаш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты 2013 елда биредә булуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, уңай якка үзгәрешләр бик сизелә. "Янә "Искәндәр" икътисадый зонасын карарга һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләргә әзербез", - диде ул.
Татарстан Президенты Джохор солтанына Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә "Россия - ислам дөньясы" статтегик күзаллау төркемен җитәкләвен исәкәртте.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Джохор делегациясен 11 нче Казансаммитка чакырды, ул 2019 елның апрель аенда узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Җәүһәр-Бару шәһәренә эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнехановны аэропортта Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валерий Ермолов һәм Җәүһәр штатының Халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Җимми Поа каршы алды.
Җәүһәр-Бару шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Җәүһәр штаты солтаны Ибраһим Исмаил белән рәсми очрашу уздырырга җыена. Моннан тыш, Татарстан Президенты Forest City инновацион эко-шәһәрен төзү белән танышырга һәм «Искәндәр» икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнергә ниятли.
Җәүһәр-Бару – Малай ярымутравының көньягында Җәүһәр солтанатының башкаласы (гарәп теленнән алынган «Җәүһәр» сүзе). Бу – халык саны буенча илнең башкаласы Куала-Лумпурдан соң илнең икенче шәһәре һәм агломерациядә миллион ярымлап кеше яши. Шәһәр – илнең сәнәгать, мәдәният һәм туризм үзәге. Җәүһәргә Малайзиянең чит ил туристларыннан 60 %ы килә, алар күперләр аша күрше Сингапурга баралар. Хәзерге вакытта шәһәр тизләтелгән урбанизация дәверен уза, монда заманча Mount Austin, Forest City һәм башка микрорайоннар барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районы басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты.
Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Балыкчылар авылы» кунакханә-савыктыру комплексын карады, аннары «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ басуында Арча муниципаль районының җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар Арача җирендә "Балыкчылар авылы" кунакханә-савыктыру комплексында булдылар, инфраструктурасын һәм территориясен карадылар.
Комплекс Казаннан 65 км ераклыкта, күлләр системасы белән әйләндереп алынган, табигый рекреациядә урнашкан.
Һөнәри бәйрәмнәре –Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән бүген урманчыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Алексей Песошин һәм РФ экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик республика урман хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә “Корстон” мәйданчыгында куелган иде.
Бүген Казанда республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Хезмәт машиналары ачыкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе (Рослесхоз) Иван Валентик тапшырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында "Бакчачылар көне-2018" авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм күргәзмәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады. Чара Татарстан Республикасында бакчачылык һәм яшелчәләр үстерүне популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.
Яклар урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану, тармакны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар, шулай ук урманнарны саклау һәм алардан файдалану буенча уртак эшчәнлек турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында 2018 елның 14 сентябренә 1 млн. 553,6 мең кв. м. торак тапшырылган, бу планның 64,7%ы.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 212,8 мең кв. м. мәйданда 3 мең 873 фатирлык 121 йорт буенча хисап тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.