Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов Россия территориясендә яңа инвестицион проектларга капитал салуларны яклау һәм хуплау буенча РФ Минфинының закон чыгару инициативасына багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Казан Кремлендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Татарстанга эш сәфәренә дип Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,”Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан клубы «Динамо-Гипронииавиапром» үләндә хоккей буенча хатын-кызлар командасын Россия Чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасы «Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Казанский Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры, «Динамо-Гипронииавиапром» клубы президенты Борис Тихомировка, Татарстан Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты, команданың баш тренеры Валентин Апельганецка, клуб уенчылары һәм хезмәткәрләренә юлланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында Грозный шәһәренең 200 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша.
«Грозный» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Петербург халыкара газ форумында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка килде. Максаты – VIII Петербург халыкара газ форумында (ПХГФ-2018) катнашу. Чара «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә оештырылган.
Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссиләре узачак. Белгечләр газ сәнәгате өчен актуаль инновацион технологияләр җитештерү буенча импортны алмаштыру мәсьәләләрен караячаклар.
Татарстан Хөкүмәте, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты һәм РФ Элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Бүген «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән панель дискуссиясендә катнашты.