Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында катнашты. Форумда ике илнең инвестицион мөмкинлекләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры уырнбасары һәм Икътисадый һәм социаль сәясәт министры Тарман Шанмугаратнама чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Гримме”
компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Мерзляков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс - икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 6 ае эчендә компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Бүген Сингапурга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт учреждениесе эшчәнлеге белән танышты, алар арасында - Дәүләт хезмәте комиссиясе (Public Service Comission), Сингапур коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министрылыгы һәм «Our Tampines Hub» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге.
Бүген Сингапурга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры, милли үсеш дәүләт министры Ко По Кун белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм визит программасын югары дәрәҗәдә әзерләүләрен искәртте. "Инде 50 елдан артык тарихы булган Россия белән Сингапур арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту әһәмиятен билгеләп үтәсем килә. Бу Россия Президенты Владимир Путин белән Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән Сочида Россия-АСЕАН саммитында очрашударында да ассызыкланды. Без ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Сингапур Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар итәбез һәм әлеге юнәлештә региональ дәрәҗәдә актив катнашырга тырышабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. "без сездән өйрәнергә әзер, һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга да әзер. Әйтик, бүген бөтенесе 4.0 икътисады турында - цифрлы икътисад турында сөйли, әмма аның ничек эшләвен, ничек билгеләнүен аңлата алучылар аз. Биредә Сингапурда ул инде күптәннән гамәлдә һәм аның нәтиҗәлеген үлчәү методологиясе дә бар".
Ко По Кун әфәнде Рөстәм Миңнехановка югары бәя бирүе өчен рәхмәт әйтте. "Сез дөрес әйтәсез, бүген дөнья һәм базар бик зур тизлектә үзгәрә һәм кайчак технологияләр үсешен куып тотып булмый. Бу бигрәк тә безнең Көньяк-Көнчыгыш төбәктә сизелә. Икътисадтагы глобаль үзгәрешләр безне алга этәрә - акыллы икътисад үсешенә һәм смарт производствога".
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры, милли үсеш дәүләт министрын Татарстанга чакырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең Сингапурда узучы 9 нчы утырышында катнашты. Комиссия утырышы тәмамланганнан соң «тар» составта ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнама Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышын ачтылар.
Киңәйтелгән составта утырышта катнашучылар Россия белән Сингапур арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында, шулай ук инновацияләр һәм цифрлы үсеш буенча Россия-Сингапур хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе утырышы башланганчы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда «Kampung Admiralty» сәламәтлек йортында булды һәм Старт-ап инкубатор эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Малайзиягә эш сәфәреннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына килде, иртәгә ул анда Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак, утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максима Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнам рәислегендә узачак.
Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде, Forest City инновацион эко-шәһәр төзелеше белән танышты, "Искәндәр" икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнде.