Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми белән очрашты. Очрашу STS-форумы киңлекләрендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) еллык халыкара форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Киото шәһәренең халыкара конференц-үзәгендә узды.
Бу форум 15 нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.
Тантанада, бу халыкара конференциягә нигез салучы Кодзи Омидан тыш, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашты. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды.
Очрашуда Япония ягыннан – Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасегава, Россия ягыннан – «Роснано» ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, РФ Президенты каршындагы Икътисадый совет әгъзасы, «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде. Эш сәфәре кысаларында ул Япониянең Киото, Кобе, Канадзава шәһәрләрендә булачак.
Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашу. 2004 елның ноябрендә бу форумның беренче тантаналы утырышы Япониянең Киото шәһәрендә узган. 2018 елда 15 нче утырышы булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь картинг йөртүчеләрне 2018 елгы сезон тәмамлану белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ИРСИКА (фислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияты буенча фәнни-тикшеренү үзәге) генераль директоры доктор Халит Эрен белән очрашты.
Искәртик, Татарстанда доктор Эрен Болгар трихи-археологик комплексында булган, шулай ук Кол Шәриф мәчетендә “
Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
"Сезне чын күңелдән зур бәйрәм белән котлыйм! Киләчәктә дә бергәлеп эшләргә насыйп булсын! Сезнең уңышларыгыз безнең күз алдында булсын!" - дип башлады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр, аларның ата-аналары һәм укытучылары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы техник культуралары уңышын җыю барышы турында ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.