Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цзинань шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында Шаньдун провинциясе губернаторы урынбасары Жэнь Айжун ханым белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов вице-губернаторга очрашу мөмкинлеге һәм Татарстан делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәренә килде. Эш сәфәре барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Операны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин инаугурациясендә катнашты.
Бүген Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.
Газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 “Нефаз” һәм Lotos автобусларын Казанның автопассажир оешмаларына тапшырдылар. Бу тантана “Казан” гаилә үзәгендә узды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев, "Северная Нива" ҖЧҖ башкарма директоры Петр Дубянский һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Россия фәннәр академиясе Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, Р-ОДФО термопластик өлешчә критсаллашучы полиимид һәм башка полиимидлар производствосын оештырырга тели. Әлеге аеруча тотрыклы полимер автокомпонентлар, сыгылмалы дисплейлар, кояш батареялары, электрон кәгазьләр, сенсорлар җитештерүдә кирәкле. Бу хакта Россия фәннәр академиясенең Югары молекуляр кушылмалар институты директоры Сергей Люлин презентациясеннән билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов проектны Татарстан өчен перспектив дип атады һәм тиешле программа кабул итәргә тәкъдим итте.
Теләче районында сыекландырылган газ җитештерүче "ТопГаз" заводы проектын «ВОСТЕК» ҖЧҖ генераль директоры Андей Кулаков (Мәскәү) тәкъдим итте. Елына 48 мең тонна күләмендә газ җитештерү һәм заводны 2020 елның 1 нче кварталында ачу көтелә. Әлеге продукция күләме 1,5-2 мең автомобильне газ белән тәэмин итәргә җитәчәк.
Беренче чиратта проектны шәһәр коммуналь техникасында һәм авыл хуҗалыгы техникасында куллануны максат итәргә кирәк, дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.
"Казаноргсинтез"дагы этилен производствосында һәм булачак "Түбән Кама нефть химиясе" этилен комплексында углеводородларны күкерт белән чистарту өлкәсендә импортны алыштыру технологияләрен сафка кертүне «АхмадуллинS. Наука и технологии» фәнни-техник үзәк директоры Әлфия Әхмәдуллина тәкъдим итте. Әлеге проект Татнефтьнең Әшәлче ятмасында гамәлдә инде.
Суның яшелләнүенә каршыкулланыла торган Lake Guard микрокапсулалары турында Blue Green Water Technologies LTD Израиль компаниясе директоры Эяль Харел сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Анда 2018 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше каралды һәм октябрь аена һәм кварталга компания бюджеты расланды.
Директорлар советы «Татнефть» төркеменең 2030 елга кадәр Үсеш стртатегиясен раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты.
Очрашуда федераль ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында алкогольнең законсыз һәм контрафакт әйләнешенеә каршы көрәш буенча системалы эш оештырылган.