Яңалыклар

08.10.2018

Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.

Гадәттәгечә фикер алышуда  ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФС Федерациясе Советы әгъзалары,ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Иҗтимагый палата, Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары,  иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.  

Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә (Канадзава шәһәре) эш сәфәре кысаларында Хокусё заводында конвеер һәм сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты.

08.10.2018

Татарстан Республикасы Япония һәм Исикава префектурасы бизнес вәкилләре белән халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм хезмәттәшлекне үстерергә һәм киңәйтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында хәбәр итте.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава мөрәҗәгать итте, ул бизнес-форум ачылу белән  бөтенесен дә котлады

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Японияга эш сәфәре кысаларында Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә Татарстан-Япония бизнес-форумы алдыннан узды. 

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңэнеханов Японияга эш визиты кысаларында Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

08.10.2018

Япониядә эш сәфәрендә булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын карады. Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң атаклы өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы. Кэнрокуэн - алты яхшылык бакчасы. Башта ул Канадзава замогы паркы булган, аныж тарихы 1875 елдан башлана. 

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехканов Канадзава шәһәре университетында булды. Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бар иде. 

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә узды.

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Ул Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә Исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра. 

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге «Рикен» эре физик-химик тикшеренүләр институтында булды.
Татарстан Президентын «Рикен» университетытының башкарма директоры Шигераки Като, «Рикен» институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, КФУның «Экстремаль биология» лабораториясе мөдире Олег Гусев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева,
Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.

Битләр: << 941 942 943 944 945 946 947 948 949 ( 950 ) >>