Яңалыклар

26.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чуваш Республикасында булды.

Максаты - РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашу иде. Утырышның темасы - “Идел буе федераль округы төбәкләрендә медицина ярдәмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында”.

26.10.2018

Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә Татарстан лаеклы өлешен кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек буенча комиссиянең пленар утырышында белдерде. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ финанслар министры Антон Силуанов, Казахстан вице-премьеры Аскар Мамин катнашында Казан Ратушасында узды. 

26.10.2018

Кече һәм урта бизнесны үстерүдә төп бурычларның берсе – хакимиятнең эшкуарлыкка булган мөнәсәбәтне үзгәртү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перезагрузка 2.0» форумын ачканда хәбәр итте.

Форум Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында ачылды. Онлайн режимда  форумда шулай ук Чаллыдагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә катнашты – турыдан-туры трансляция оештырылган иде.

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Иртәгә, 26 октябрьдә, Аскар Мамин Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы Хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнашачак. 

25.10.2018

Бүген Татарстанга Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин килде. 

«Казан» халыкара аэропортынд аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген PEMANDU Малайзия компаниясе делегациясе белән очрашты. PEMANDU (Performance Management and Delivery Unit) 2009 елда Малайзия икътисадын торгызу максатыннан оештырылган. 2017 елда бөтен бурычларны башкаргач, PEMANDU приватизацияләнгән. Бүген компания стратегик дәүләт идарәсе өлкәсендә башка илләргә, шул исәптән Россиягә дә, киңәшләр, консультацияләр бирә. Аның Сбербанк, Федераль юл агентлыгы, Россия экспорт үзәге һәм башка эре оешмалар белән Россиядә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. 

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать  Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

25.10.2018

Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 2018 елның тугыз аенда җитештергән товарлар бәясе 980 млрд. сумнан артты, бу узган елдагыдан 38 процентка артык. Республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр 30 процентка артты, 57 млрд. сумга кадәр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында холдниг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегндә узды. 

25.10.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.  Утырышта 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды һәм ноябрь аена бюджет расланды. 

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары 2018 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 941 942 ( 943 ) 944 945 946 947 948 949 950 >>