Яңалыклар

24.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Мәскәүгә эш сәфәре тәмамланды. 

Эш сәфәренең максаты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендәге Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашу иде. Утырыш эшендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та катнашты.

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара технология симпозиумы кысаларында «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә чыгыш ясады.  

Симпозиум Global Technology Capital компаниясе тарафыннан оештырылган.  Чара кысаларында стартаплар күргәзмәсе узды, анда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россия һәм Татарстан проектлары тәкъдим ителде. 

Чара Nia кунакханәсе мәйданчыгында (Менло-Парк шәһәре, Калифорния штаты, АКШ) узды.

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстаннан булган ИТ-компанияләрнең халыкара технология форумы кысаларында тәкъдим ителгән стартаплары белән танышты.

Чара Менло-Парк шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) узды.

23.10.2018

2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына эш сәфәре кысаларында Стэнфорд университетында булды.

Бу хосусый университет Пало-Альто шәһәре янында урнашкан һәм АКШда да, дөньяда да иң абруйлы университетларның берсе. 

23.10.2018

Татарстан алга таба да Потомак университеты һәм Woz-U университеты белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ вузлары вәкилләре белән очрашуда белдерде. 

Очрашу Сан-Францискода узды. 

Искәртик, Потомак Университеты быел ТИСБИ идарә университеты белән ике диплом тапшыру программасын гамәлгә кертә бешладылар. 

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода JVIS компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Компания 2006 елда автокомпонентлар җитештерүче Venture Industries (АКШ) нигезендә оештырылган. Үзәк офисы шәһәрендә (Мичиган) урнашкан.

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мимңнехановның American Gas&Technology  компаниясе вице-президенты Борис Шраер белән очрашуда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның АКШга (Сан-Франциско) эш визиты кысаларында узды. 

American Gas&Technology компаниясе яңа уникаль продуктны - газны сыек хәлгә китерү өчен автоматлаштырылган  кече аппаратларны сафка кертү өчен оештырылган. Аппаратлар яңа чиста транспорт ягулыгын - сыекландрылган табигать газын саклый һәм тарата ала.  

 

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясе кысаларындагы махсуслаштырылган күргәзмәне карады. 

Oracle OpenWorld - мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге белгечләр өчен Oracle корпорациясе ел саен үткәрә торган конференция. Төп чара Сан-Францискода уза, шулай ук региональ очрашулар Сан-Паулу һәм Шанхайда була. 

22.10.2018

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода «Эксплораториум» интерактив фәнни музеенда булды.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) өч көнлек эш сәфәрендә.

«Эксплораториум» музеена 1969 елда Сынлы сәнәгать сараенда физик һәм мөгаллим Фрэнк Оппенгеймер тарафыннан нигез салынган. 2013 елда Эмбаркадеро яр буенда бу музей 15 һәм 17 пирсларда янәдән ачылган.

Битләр: << 941 942 943 ( 944 ) 945 946 947 948 949 950 >>