Яңалыклар

04.09.2018

Бүген Казанда, “Пирамида” комплексында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин катнашты.

Фестивальнең оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Россия мөфтиләр советы. Фестиваль  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза.

04.09.2018

Бүген Казанга ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

04.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. 

Конференция Татарстан нефть-газ форумы-2018 кысаларында "Казан Ярминкәсендә" уза һәм Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышланган. 

Чара Россия фәннәр академиясе, Татарстан фәннәр академиясе һәм "Татанефть" ГАҖ катнашында үткәрелә. 

04.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген иртән Лаеш районының Хәерби авылында Казан медицина инструментлары заводында (КМИЗ-2) булды.

Ул предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады, куелган җиһазлар белән танышты.

04.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда («Казан ярминкәсе» КҮ) Татарстан нефть-газ форумы-2018 ачу тантанасында катнаша. Искәртәбез, форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышлана.

Форум – Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларыннан берсе. 4-6 сентябрьдә узачак форумда катнашыр өчен Германиядән, Австриядән, Нидерландтан, Беларусь Республикасыннан, Әзәрбәйҗаннан, Казахстаннан һәм Россия төбәкләреннән 160лап предприятие заявка биргән.

Катнашучыларны һәм кунакларны тармак конференцияләре, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тәкъдир итүләр һәм киңәшмәләр, шулай ук эшлекле сөйләшүләр уздыру һәм килешүләр имзалау мөмкинлеге көтә.

04.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең (РФА) Себер бүлекчәсе вәкилләре, РФА СБ фәнни  үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу бүген Казанда («Казан ярминкәсе» КҮ) ачылган Татарстан нефть-газ форумы-2018 кысаларында узды.

Искәртәбез, форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышлана.

03.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Апостол нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

03.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эш сәфәрендә. III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Сооронбай Жәенбәков һәм Кыргызстан Премьер-министры Мөхәммәт Абылгазиев белән очрашты 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында II Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 961 962 963 964 ( 965 ) 966 967 968 969 970 >>