Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТНГ-Групп»ка нигез салынуга 65 ел тулуны бәйрәм итү тантанасында катнашты.
Тантана «Корстон» КСК да (Казан) узды.
Искәртәбез, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ – Россиянең әйдәүче нефть сервисы компанияләренең берсе, ул файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалау буенча барлык төр хезмәтләрне күрсәтә.
«ТНГ-Групп» ҖЧҖнә 2006 елда илнең иң эре геофизик предприятиесе «Татнефтегеофизика» ААҖ базасында нигез салынган.
Бүген "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Казанда Изге рух иңү чиркәвендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Алексей Миллер Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенә дә бардылар.
Биредә Алексей Миллер Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм укучылар белән аралашты.
Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдир итү булды.
Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка Россия Федерациясе дәүләт бүләге Почет орденын тапшырды.
Рәфкать Кантюковны бүләкләү турында Указны Россия Федерациясе Владимир Путин имзалаган. Бүләк "нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә казанышлары, күп еллык намуслы хезмәт итүе" өчен тапшырыла.
Казан Кремлендә узган тантаналы чарада “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Алексей Миллер Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде.
Килүгә үк Алексей Миллер Рөстәм Миңнеханов бергә Казан Кремленә юнәлде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек (Россотрудничество) буенча федераль агентлык арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.
Бүген Казанга «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында «Газпром» башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.
Урып-җыю барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына балаларны савыктыру лагерьларына комплекслы республика капиталь ремонт программасын формалаштырырга кушты. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.