ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген башкаланың тарихи үзгендә кабат экскурсиядә булды. Республика башлыгы реконструкциягә мохтаҗ обектларны карады, дип хәбәр итә Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Президентын экскурсиядә ТР прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, профильле министрлык-ведомстволар җитәкчеләре озатып йөрде.