Татарстан башкаласында тәүге тапкыр Россиянең авиасәнәгать командирлары клубы утырышы уза. Бүген клубның “Корстон”да ачылган 39 нчы утырышы гражданнар авиациясенең хокукый кыры темасына багышланган. Чара бу көннәрдә “Казан ярминкәсе”ндә эшләүче “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә кысаларында оештырылган. Россиянең авиасәнәгать командирлары клубының чираттагы утырышы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько катнашты.
Быел Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана. Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде. Татарстан урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге көчле булу сәбәпле, ату вакытын үзгәртергә туры килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков хәбәр итте.
Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.