Татарстанда урта белем алганнардан 303 укучыга быел, БДИ сынавын уза алмау сәбәпле, аттестат бирелми. Алар мәҗбүри тапшырылырга тиешле рус теле һәм математикадан имтиханнарның яки икесе дә уңышсыз булган, яки шуларның берсен ике тапкыр тапшырганда да минималь балл җыя алмаган. Алар алдагы икенче “дулкын”да имтихан тапшырырга хокуклы түгел, шулай да, киләсе һәм аннан соңгы елларда чикләнмәгән тапкыр янә БДИ сынавы уза ала. Быел рус теленнән минималь “бусага” - 36 балл, математикадан – 24, һәм болар 2011 елдагыча. Былтыр исә шундый уңышсызлар саны 436 булган, 2010 елда – 661, аннан алдагы елда – 1786.