Яңалыклар

19.06.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә спорт объектын йөреп чыкты. Республика башлыгын ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата барды.
18.06.2012
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Кочевники Евразии на пути к империи” уникаль күргәзмәсе ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2 190 экспонаты тәкъдим ителгән.
“Мондый күргәзмәләр беркайчан да булмады, бу империяләр үсеше хакында энциклопедик язма сыман һәм аны бары тик Дәүләт Эрмитажы гына күрсәтә ала”, - дип билгеләп үтте Михаил Пиотровский.
18.06.2012
Бүген Казан Ратушасында футбол буенча дөнья чемпионаты-2018не оештыру хокукына дәгъва кылучы кандидат шәһәрләр исемлегендә булган Татарстан башкаласы Казанны презентацияләү чарасы узды. Билгеле булганча, Казанга генераль директор Алексей Сорокин җитәкчелегендә “Россия-2018” оештыру комитеты делегациясе һәм ярышларны оештыру буенча департамент җитәкчесе Юрген Мюллер җитәкчелегендәге FIFA экспертлары килде. Тәкъдир итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
18.06.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт эрмитажы директоры, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы әгъзасы Михаил Пиотровский Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булды.
18.06.2012
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда футбол дөнья чемпионаты буенча FIFA инспекция комиссиясе вәкилләре белән очрашты.
18.06.2012
Бүген бизнес һәм хөкүмәт эшчәнлеген алып баруның нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә алдынгы дөнья эспертларының берсе доктор Ицхак Кальдерон Адизес Татарстан җитәкчелегенә лекция укыды. ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, федераль ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре тыңлады.
15.06.2012
Татарстан җитәкчелеге “ICL-КПО ВС” компаниясен республика IT-секторының әйдәп баручы предприятиесе буларак күрә һәм киләчәктә дөньяви базарга чыгарга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директор советы әгъзалары белән очрашуда белдерде.
15.06.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре презентацияләнде. Әйдәп баручы Россия компанияләре вәкилләренең яңа машина вариантлары белән таныштыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
15.06.2012
Татарстанның муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм республика министрлыклары вәкилләре ай саен “Халык контроле” системасына килгән шикаятьләрне һәм аларны хәл итү юлларын белдерергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый боерык бирде.
15.06.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә авыл клублары төзү программасын гамәлгә кую мәсьәләсен карадылар. Искәртеп узабыз, бүген торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү адреслы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада ТР Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков та катнашы.

Битләр: << 1881 1882 1883 1884 1885 1886 1887 1888 ( 1889 ) 1890 >>