Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча алдынгы галимнәр катнашында министрлыклар, ведомтсволар җитәкчеләре һәм Татарстанның эре шәһәр башлыклары өчен фәнни-гамәли семинар үтте. “Дөнья шәһәрләре үзәкләрендә шәһәр төзелешен үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәгә анализ” дип аталган темалы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама мэрлары – Илсур Метшин, Вәсил Шәхразиев, Айдар Метшин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, бер төркем министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.