Яңалыклар

23.08.2012

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Универсиада-2013 Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, FISU беренче вице-президенты – Россия студентлар спорты берлеге Олег Матыцин,  FISU Җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас катнашты.

22.08.2012
Бүген Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
21.08.2012
Идел буе федераль округы төбәкләрендә тулаем алганда ягу сезонына әзерлек график нигезендә алып барыла. “Быел бу мәсьәләгә гаять җитди игътибар бирелде”, - дип билгеләп узды Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Татарстан Хөкүмәт йортында узган ИФО на караучы электроэнергетика объектларының 2012/2013 нче елгы көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә тәмамлангач. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
21.08.2012

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын электроэнергетика белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.

21.08.2012

 Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак эш сәфәре белән килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. каршы алды.

21.08.2012

 Татарстанда 2012 елның 1 сентябреннән башлап җылылык тарифларын субсидияләү булмау сәбәпле, ягулык өчен түләү үсешен компенсацияләү көтелә. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

21.08.2012
Кадерле дуслар!

1937 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле төзелү татар һөнәри музыка, җыр һәм бию мәдәниятен үстерүдә мөһим вакыйга булды.
19.08.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты.

18.08.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.
17.08.2012
Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ике контурлы пар казаннары куйдыру буенча проект-смета документлары 4 мең 319 фатир буенча башкарылган (89 процент). Фасад яктан газ үткәргеч сузу буенча 4 мең 242 фатирда монтаж эшләре (84 процент), җылыту системалары 3 мең 738 фатирда (77 процент) үтәлгән. Җиһазлар тулысынча 3 мең 706 фатирда урнаштырылган (77 процент).

Битләр: << 1861 1862 1863 1864 1865 1866 1867 1868 1869 ( 1870 ) >>