Казандагы Республика клиник хастаханәсе белән Балалар республика клиник хастаханәсе арасында Роналд Макдоналд йорты – Россия Федерациясендә беренче бушлай кунакханә салыначак. Бүген шушы 2 катлы йорт төзелешенең беренче ташын салу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд Йорты”/”Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов килде. Әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары һ.б. катнашты.