Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков авылның социаль үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты, аны Саратов өлкәсендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
РФ Хөкүмәте башлыгы авылны социаль яктан яхшырту мәсьәләләрен хәл итү процессында җирле хакимият кенә түгел, ә җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашырга тиеш булуын белдерде.
Медведев авылның социаль үсеше программасы 2013 нче елга кадәр тормышка ашырылуын искәртте.
РФ Хөкүмәте башлыгы билгеле бер үзгәрешләргә (авыл инфраструктурасы – мәктәпләр, ФАПлардан алып, башка объектларга кадәр) ирешеп булуын билгеләде.
Хәзерге вакытта бу максатларга федераль бюджеттан якынча 30 миллиард сум акча бүлеп бирелә, инде 117 милилард сум төбәк җирле бюджетлардан килде, диде Медведев.
Россия Премьер-министры якынча 6 миллион кв.метр торак төзелүен, аның яртысына якыны яшь белгечләр өчен булуын әйтте.
Алдагы мәсьәләләр рәтендә хөкүмәт башлыгы сакланырга тиешле мәгариф учреждениеләре үсешен билгеләп үтте.
Ул шулай ук авыл җирлегендә мәдәният учреждениеләрен реконструкцияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен тиешле шартларны булдырырга кирәклеген ассызыклады.
Россия Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, авыл юллары төзелеше мөһим мәсьәлә булып кала бирә. Ул быел 600 км автомобиль юлын төзү планлаштырылуын искәртте, ләкин РФ Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, “бу безнең ил масштабларында бер тамчы гына”.
Медведев чишәргә кирәкле булган тагын бер мәсьәлә итеп, авыл медицина учреждениеләре үсешен атады. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә тиешле һәм кирәкле кадәр медицина хезмәтен күрсәтү принцибын кулланырга кирәк. Ул шулай ук авыл медицина учреждениеләре өчен яңа җиһазлар, шул исәптән, беренче ярдәм күрсәтү машиналарын алу мөһимлеген ассызыклады.