Яңалыклар

24.08.2012
Бүген, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үлеменең 68 еллыгы алдыннан Мәскәүдә аңа багышланган һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
24.08.2012
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы Саранскида эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - мордва халыкларының Россия халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.
24.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты һәм Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты попечительләре Сергей Адоньев һәм Илья Осколков-Ценципер һ.б. катнашты.
24.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпромбанк” ААҖ делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйрулллин катнашты.
24.08.2012
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларның сметадагы чыгымнары хакыйкатьтәге чыгымнардан шактый арттырып күрсәтелә. ТР Президенты күрсәтмәсе буенча Казанда һәм Чаллыда соципотека йортлары буенча уздырылган тикшерүләр әнә шуны ачыклаган. Аның нәтиҗәләрен ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән республика киңәшмәсендә игълан итте. Республикада торакны сафка бастыру белән бәйле мәсьәләләр күтәрелгән утырышта Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
23.08.2012
Казан (Идел буе) федераль университетында вузны үстерү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗә бирә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы вузы корпусларында булганнан соң белдерде. ТР җитәкчесен Казан мэры Илсур Метшин, республиканың торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров озатып йөрде.
23.08.2012
Бүген Казанда ТР Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгенә җәмгыятьнең Директорлар советына үзгәрешләр кертү һәм 2012 елның 1 ярты елында җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре мәсьәләләре куелган иде.
23.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә төзелеш һәм реконструкция эшләре бара торган объектларны карадылар.
23.08.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булып, биредә реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган һәм реконструкция эшләре бара торган берничә объектны карады. Аларны бу сәфәрдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. озатып йөрде. Әлеге объектларның барысында да эшләрнең бер өлеше республика һәм федераль казналарыннан финанслана.
23.08.2012

Татарстан җитәкчелеге Кытай  химик-инжиниринг компаниясенең (CNCEC)  “Аммоний” заводы мәйданчыгында эшне югары дәрәҗәдә оештыруларына югары бәя бирә һәм CNCEC республиканың нефть, газ, химия комплексы үсеше буенча гамәлгә куела торган башка проектларында да катнашыр дип өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNCEC идарәсе рәисе Цзин Кэнин белән очрашуда белдерде.

Битләр: << 1861 1862 1863 1864 1865 1866 1867 1868 ( 1869 ) 1870 >>