Яңалыклар

19.09.2012
Татарстанда яшәп хезмәт куючы һәртөрле хөрмәт һәм мактауга лаек 7 дистәдән артык кешегә бүген Казан Кремленың вәкиллекле корпусында РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Исемлек зур, бүләкләнүчеләрнең күпчелеген мин шәхсән үзем дә беләм булып чыкты: кайсыгыз белән очрашканбыз, кайберләрегез белән күрешкәнбез, дип сүз башлады шушы вазифаны башкару йөкләнгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. “Сез башкарган эш авыр, әһәмиятле һәм кирәкле. Бирегә чакырылганнар икътисадның бөтен өлкәләрендә, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә, юриспруденциядә, дәүләт хезмәтендә мәшгульләр”, - дип билгеләп үтте ул.

19.09.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Павлодарда эш сәфәрендә Казакъстан Республикасы белән Россия Федерациясе төбәкара хезмәттәшлеге IX форумының пленар утырышында катнаша. 

19.09.2012

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары - Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һ.б. катнашты.

19.09.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Чаңгы узышлары федерациясе җитәкчесе Елена Вяльбе очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов та катнашты. 
18.09.2012
Бүген РФ икътисад үсеше министры урынбасары – дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова Казан IT-паркында булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
18.09.2012
Бүген Казанга РФ икътисад үсеше министры урынбасары – дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова килде. Аны халыкара аэропортта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
18.09.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендәге киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Сколково инновацион үзәгендә үтте.
18.09.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты вәкиле, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Александр Ломакин-Румянцев белән очрашты.
18.09.2012
Татарстан муниципаль берәмлекләрендә җылыту сезонына әзерлек барышы һәм электр энергиясе белән газга бурычлар мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында республика күләмендә видеоконференция режимында сөйләшү булды. Шул хакта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов аңлатма бирде. Очрашуда, шулай ук, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов та катнашты.
18.09.2012
Бүген Мәкәүдә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. “Бүген Татарстаннан читтә дә республика үсешенә, димәк, гомумән ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырабыз. Киләчәктә дә бергәләп Россия халкы өчен хезмәт куярбыз дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасы алдыннан.

Битләр: << 1851 1852 1853 1854 1855 1856 1857 1858 1859 ( 1860 ) >>