Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы узды. Утырышта “Татнефть” ААҖ бюджетын 2012 нче елның 8 аена башкару нәтиҗәләре каралды һәм октябрьга, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, 2013 нче елга компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары турында сөйләшенде.