Бүген Казанда ТР Ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына 25 ел тулу уңаеннан конференция узды. Конференция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чыгышы башында Илдар Халиков Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында барлык җыелганнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. ТР Премьер-министры яшь буынны тәрбияләгәннәре, республика тормышында актив катнашканнары, Татарстан иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен, ветераннарга рәхмәтен белдерде.