Бу көннәрдә Казан дөнья күләмендә танылган медицина белгечләрен үзенә җыйды. Халыкара әһәмияттәге медицина форумнарын уздыру Татарстан башкаласы өчен хәзер гадәти күренешкә әйләнеп бара. Тик монысы башкаларыннан үзгә. Бу юлы бер мәйданга җыелган дөнья медицинасы элитасы вәкилләренең барысы да – Татарстанда туган, яки кайчандыр биредә белем алган, хезмәт тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Россия Фәннәр академиясе, Россия Медицина фәннәре академиясе академиклары, профессорлардан торган мәртәбәле делегацияне милләттәшебез, “Табиблар клубы” рәисе, Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкли.