Яңалыклар

01.09.2012
Бүген капиталь ремонттан соң ачылган 27 нче гимназиядә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
31.08.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә булды. Республика башлыгы белән Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров сыйныфларны, спорт залны һәм актлар залын карады.
31.08.2012
Бүген ТРның Питрәч районында “Питрәч-арена” боз сараеның тантаналы ачылышы булды. Спорт объекты ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
31.08.2012
Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә кагылышлы 18 меңгә якын гариза алынган. Гаризаларның 11 проценты электрон формада - ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша юлланган. Узган бер айда 1385 гариза алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде.
31.08.2012
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында -1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә дәвам итәчәк төзекләндерү эшләре уку процессына комачаулык тудырмаса да, аны оператив башкару мөһим. Программага өстәмә рәвештә кертелгән ике белем йортында - Югары Ослан районындагы Килди урта гомумбелем бирү мәктәбендә спорт залының түбәсен алмаштыру эшләрен 20 сентябрьгә, ә Казандагы 134 нче урта гомумбелембирү мәктәбендә спортзалны ремонтлауны 30 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.
30.08.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Казан мэры Илсур Метшин Сәлимҗанов һәм Горький урамнарын реконструкцияләү эшендә катнашкан юл эшчеләрен котладылар һәм бүләкләделәр.
30.08.2012
Бүген, ТР Көнендә һәм Шәһәр Көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен агымдагы ел лауреатларына тапшырды.
30.08.2012
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү федераль фонды белән багланышлары турында киңәшмә үтте. ТР һәм Фонд арасында хезмәттәшлек турында килешү 2009 нчы елда кабул ителгән иде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Торак төзелешенә ярдәм итү фонды генераль директоры Александр Браверман катнашты.
30.08.2012
Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика Көне белән тәбрик итәм.
29.08.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районы Лаврентьев урамы буенча оештырылган ишегалды бәйрәмендә катнашты. Бу чара Шәһәр һәм Республика көненә багышланган. Анда Казан мэры Илсур Метшин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев катнашты.

Битләр: << 1861 1862 1863 1864 1865 ( 1866 ) 1867 1868 1869 1870 >>