Яңалыклар

02.08.2012
Моннан бер атналар элек Казанның Азино-1 бистәсендә беренче вариатив балалар бакчасы ишекләрен ачкан иде. Социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортлар комплексында, төгәлрәге Крутая урамындагы 2 нче йортның беренче катына урнашкан “Созвездие”-“Йолдызлык” дип исемләнгән әлеге бакча шәхси-дәүләт партнерлыгында төзелгән. Бүген әлеге бакча белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика башлыгы бу башлангычны хуплап, йортларның беренче катларында шушындый вариатив балалар бакчаларын булдыруны алга таба дәвам итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. Президент белән бакчага Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министрынының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да килгән иде.
02.08.2012
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашуы булды. Шулай ук Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.
01.08.2012
3 августта дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы чираттан тыш утырышка җыелачак. Ул хакта карар бүген республика парламенты Президиумы утырышында кабул ителде.
01.08.2012
Бүген Чаллыда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күчмә коллегиясе узды. Анда 2012 елның беренче ярты елында төзелеш комплексы эшләренә нәтиҗә ясалды һәм ТР индустриаль йорт төзелешен үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.
01.08.2012
Бүген Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирде. Ул Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге сәхнәсеннән бәйрәм залына җыелган балаларны, ата-аналарны, меценатларны һәм предприятие җитәкчеләрен сәламләде.
01.08.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама-Тамагы муниципаль районнарында уңыш җыю барышы белән танышты. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
01.08.2012
Бүген Татарстан җитәкчелегенә Казанда Иннополис яңа шәһәре төзүнең RSP Architects Сингапур компаниясе әзерләгән җентекле мастер-планы тәкъдим ителде. Мастер-планны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар, төзелеш һәм проектлау оешмалары җитәкчеләренә Хөкүмәт Йортында RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Кер тәкъдим итте.
31.07.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары хуҗалыклары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
31.07.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски Тарих музееның һәм “Свияжски утрау-шәһәрчеге” сәнгать музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
31.07.2012
Республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю дәвам итә. Бу атна республика аграрийлары өчен максималь хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы булачак. Һәр район, һәр хуҗалык алдына тәүлегенә бөртеклеләр мәйданының кимендә 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга дигән бурыч куелган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Очрашу Татарстанда 2012 ел урагының барышына багышланган иде.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 ( 1875 ) 1876 1877 1878 1879 1880 >>