Яңалыклар

10.08.2012

9 августта Мәскәүдә һәр елны уздырыла торган “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында ТР кичәсе һәм бәйрәм ифтары үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Кичәдә якынча 300 кунак, алар арасында – күренекле сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, танылган табиблар һәм башкаланың галимнәре, Россия һәм БДБ республикалары вәкилләре катнашты.

09.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проекты кысаларында төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләре белән танышты.
08.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман техник университеты ректоры Андрей Селиховкин белән очрашты.
08.08.2012
Бүген ТР Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урып җыю эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте. Ул Мөслим, Минзәлә районнарында булганнан соң, Тукай районына юнәлде.
08.08.2012
Бүген иртән Татарстан Президенты Мөслим, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнарындагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
07.08.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың көньяк-көнчыгыш районнары буйлап эшлекле сәфәре Азнакай муницпаль районында булу белән тәмамланды. Аерым алганда, Татарстан башлыгы “Союз Агро” ҖЧҖ Актүбә регинональ җитештерү комплексы кырларында булды. Монда ул район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераннары белән очрашты, урып җыю эшләренең барышы, бүген авыл хезмәтчәннәрен борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.
07.08.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спорт мастеры Юлия Зарипованы, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничевны, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салиховны, ТР буенча ЭЭМ ның җиңел атлетика буенча команда җитәкчесе Илдар Зариповны Лондонда Олимпиадада Татарстан спортчыларының җиңүе белән котлады. Юлия Зарипова 3000 м каршылыклы йөгерү буенча алтын медальгә ия булды.
07.08.2012
Киләчәктә Татарстанда зарарлы бензин парларын һавага чыгармыйча махсус резервуарга туплый торган җайланма белән җиһазландырылган АЗС лар саны артырга мөмкин. Шушындый җайланма белән җиһазландыру таләбе, беренче чиратта, торак массивларга якын төзелә торган ягулык салу станцияләре алдына куела. Аны ягулык резервуарлары саклана торган эре сәнәгать предприятиеләрендә дә кулланылышка кертү мөмкинлекләре карала. Бүген исә сыек мотор ягулыгы парларын һавага чыгармыйча, резервуарга туплый торган җайланма Казанда - “ТатГазСервис” җәмгыятенә караган бер АЗСта сынау үтә. Бүген ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде.
07.08.2012

Бүген ТР Хөкүмәте йортында соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторлар турында сүз булды.

07.08.2012

EF Education First компаниясе республиканың татар теле белгечләре ярдәмендә “ТатарТаун” он-лайн мәктәбе проектын эшләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген EF Education First компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында шул хакта сүз барды.

Битләр: << 1871 1872 ( 1873 ) 1874 1875 1876 1877 1878 1879 1880 >>