Яңалыклар

14.08.2012
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.
14.08.2012
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә ишекләрен ачты. 2002 елдан башлап Татарстан башкаласында ике елга бер тапкыр оештырыла торган әлеге масштаблы чара авиация һәм ракета-космик техника җитештерүче предприятиеләрнең фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерүгә, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлек һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновацион эшчәнлекне активлаштыруга лаеклы өлеш кертә. Ул ил авиациясенең үсеш перспективаларын барлау, авиация техникасын төзү һәм модернизация процессын камилләштерү турында сөйләүче мәйдан да.
14.08.2012
Татарстан Республикасы Президенты указы белән Моратов Марат Яшәр улы "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат ителеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булып билгеләнә. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Гатин Марат Илшат улы башка эшкә күчү сәбәпле Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Идарә башлыгы вазифасыннан азат ителә.
13.08.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.
13.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренче булып уңыш җыюны төгәлләгән Әтнә муниципаль районы игенчеләрен котлады.
12.08.2012

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектлары буйлап эшлекле сәфәр кылганда яңа IT-лицейда, Республика клиник хастаханәсендә һәм Балалар республика клиник хастаханәсендә, ишү каналында һәм Универсиада матбугат үзәгендә булды. Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата барды.

11.08.2012
Татарстанда 10 августка 1 миллион 312 мең кв.метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 53 процентын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр тагын 1 миллион 168 мең кв.метр торак төзергә һәм сафка бастырырга кирәк. Бу хакта бүген торак төзелеше һәм сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
11.08.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган торак йортларның сыйфаты өчен җаваплы булган барлык кешеләргә кискен тәныйть сүзен белдерде.
10.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегенә эш сәфәре кылды һәм төзелеш, төзекләндерү эшләре барган объектларны карады.
10.08.2012
Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстан Республикасы Президентының мәгълүмати-аналитик идарәсе юкка чыгарылып, яңа структур бүлекчәләр булдырылган: Татарстан Республикасы Президенты Эксперт идарәсе (идарә башлыгы – Исмәгыйлев Булат Ибраһим улы), Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус проектлар бүлеге (бүлек җитәкчесе – Шәмсетдинов Рамил Равил улы), Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Татарстан Республикасы рәсми порталы эшчәнлеген координацияләү бүлеге (бүлек җитәкчесе – Чупаева Мария Андреевна).

Битләр: << 1871 ( 1872 ) 1873 1874 1875 1876 1877 1878 1879 1880 >>