Яңалыклар

23.07.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “DANONE-Юнимилк” компаниясенең интеграция буенча вице-президенты Стефан Кусте һәм “Юнимилк” компаниясе” ААҖ нең “Волга” дивизионы директоры Анатолий Арнаутов белән очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
23.07.2012
ТР консолидацияләнгән бюджетын тулыландыручы төп чыганакларның берсе – предприятиеләр түли торган керем салымы. Агымдагы елның узган 6 ае эчендә берләштерелгән бюджетка шундый 30,1 млрд сумлык салым алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 3 млрд сумга күбрәк. Тик ел ахырына әлеге күрсәткеч буенча план биременең үтәлмәү куркынычы бар. Анализ күрсәткәнчә, июль аенда аны түләүнең кимү тенденциясе күзәтелә башлаган. Бу хакта бүген республика финанс, казначылык һәм салым органнарының беренче яртыеллыкта эш йомгакларына багышланган коллегиядә сүз булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында уткән чарада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
23.07.2012
22-29 июль көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр Президент академиясенең җәйге кампусы уза. Чараны РФ Президенты каршындагы академия, Татарстан Хөкүмәте һәм АКИГ компанияләр төркеме оештыра. Кампус ул - белем бирү форумы. “Казан” тау чаңгысы комплексына РФ Президенты академиясеннән, Татарстан вузларыннан 200ләп иң яхшы студент, “Россиянең тотрыклы киләчәге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар җыелган. Әйтергә кирәк, 50 студент республика югары уку йортларында белем ала.
22.07.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелә торган Ленин дамбасында, төзелә торган Су спорты төрләре сараенда, футбол стадионында һәм агропромпаркта булды. Шулай ук аның белән бергә төзелеш объектлары буйлап ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин йөрде.
20.07.2012
Без һәр җиңү өчен бергә көрәшәчәкбез. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Связьинвестнефтехим” ААҖ бинасында “Казанның “Рубин” командасы футболчылары белән очрашуда белдерде.
20.07.2012
Республиканың православие вәкилләре Татарстан җирендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләренә карата кичәге җинаятьне кылучылар бозарга теләүче тынычлыкны саклауны сорап дога кылачак. Бу хакта Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе җитәкчесе, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу ахырында белдерде.
20.07.2012
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Like It. Art” фестивалендә катнашучылар, граффити осталары эшләрен карады. Республика башлыгы фестиваль мәйданчыкларының берсендә булды һәм катнашучылар белән аралашты.
20.07.2012
Казанда “Декабристлар” (эшче исеме) станциясеннән “Кәҗә бистәсе”нә кадәр уң як тоннельне казу тәмамланды. “Алтынчәч” тоннельүткәргеч комплексын каршы алу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов катнашты.
19.07.2012
Җитәкчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан Татарстанда экстремизм үсешенә йогынты ясаучы затларга карата иң катгый чаралар күреләчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
19.07.2012
Бүген Казанда кылынган җинаять террорлык акты буларак карала. Бу хакта бүген Казанда журналистларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелү һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм ясалу фактын шәрехләде.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 1876 1877 ( 1878 ) 1879 1880 >>