Татарстанда быел юл эшләренә 83 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9 млрд сум - федераль бюджеттан, 1,5 млрд сум - муниципаль юл фондыннан. Калган акчалар төбәк бюджетыннан юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Катнашучылар агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтте. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Утырышны Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров уздырды.
Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә узган конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан Республикасы) Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикеев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырыш кысаларында кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр.
Нефть-газ-химия комплексы илебездә икътисадый үсеш темпларын һәм сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025-2029 елларга республика нефть, газ, химия комплексын үстерүнең алтынчы программасы проектына багышланган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Хезмәт һәм эә белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Илья Денисов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне белән котлавы.