Яңалыклар

17.12.2024

10 ел эчендә республика икътисадына инвестицияләр күләме 2 тапкырдан күбрәккә артты. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе округында 1 нче урында һәм ил буенча 6 нчы урында тора. Бу хакта Казанда ТР Инвесторлар клубы утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

17.12.2024

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәренә килде.

17.12.2024

Бүген Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка «Достлуг»(«Дуслык») орденын тапшырды. Искәртәбез, Республика Рәисе Бакуда эш сәфәрендә.

 

17.12.2024

Бүген Бакуда Рөстәм Миңнеханов белән Илһам Алиев очрашуы узды. Әзәрбәйҗан Президенты Татарстан Рәисен үзенең резиденциясендә кабул итте.

17.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуда гомуммилли лидер Гейдар Алиев каберенә чәчәк бәйләме һәм Зарифа Алиева каберенә чәчәкләр салды.

17.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында «Аләт» ирекле икътисадый зонасында булды.

16.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре Әзәрбәйҗан ягы чакыруы нигезендә башкарыла.

16.12.2024

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен системалы якын килү киметергә мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

16.12.2024

2024 елның узган 11 аенда Татарстанда өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 288 кеше һәлак булган. Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышында әйтелде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм әгъзалары, башкалар катнашты.

16.12.2024

Татарстанда «Идел» М-7 трассасында дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланган. Болар-Нептун торак пункты (860+770 км), Екатериновка (865+700 км), Иксуар (871+170 км), Олы Солтан (876+190 км) тирәсендәге җәяүлеләр кичү урыннары.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында җәяүлеләр кичүләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.

Битләр: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>