Яңалыклар

19.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга МАЗ-303Т22 маркалы яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты.

Чара Казан Ратушасы каршындагы мәйданчыкта узды.

Техниканы җитештерүче - Минск автомобиль заводы (Беларусь Республикасы).

19.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балаларның теләкләрен белдергән берничә шарны алды.

19.12.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Ул «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды алдыннан балаларның теләкләре язылган открыткаларны чыршыдан алды. 

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы контроль-хисап органнары Советының йомгаклау утырышында катнашты. Чарада шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

18.12.2024

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының 50 еллыгы уңаеннан чаралар уза. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Юбилейда мәртәбәле кунаклар арасында-Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мәгариф, фән һәм халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары Максим Боев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, төбәкнең әйдәп баручы тренерлары һәм спортчылары.

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

18.12.2024

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма төбәктә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия венчур форумы-2025не әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

РВФ-2025не әзерләү һәм уздыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев чыгыш ясады.

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Навои өлкәсе Хакиме Нормат Турсунов белән очрашты.

Очрашу Нәвои шәһәрендә узды. Навои өлкәсендә ирекле икътисадый зона территориясендә «Навои сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан махсус сәнәгать паркын булдыруда консультацияләр бирә.

17.12.2024

Бохарага (Үзбәкстан) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән бергә, «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәнәгать паркын төзү барышында Үзбәкстан коллегаларына консультацияләр бирә.

Битләр: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>