Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышына Россиянең 81 субъектыннан вәкилләр килде. Бу хакта коллегиянең йомгаклау утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Утырыш Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Мәртәбәле кунаклар - Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар.
«Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы быел Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.
Бу хакта бүген Россиянең халык артисты, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә идарә башлыгы Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә барышында ведомствоның 2024 елдагы хезмәт итү-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычларны билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомство бүлекчәләре командирлары һәм җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.
Яңа театрда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа финанс министрын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча 2024 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне мөһим вакыйга дип атады. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Зеленодольскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме тагын җиде шәһәр арасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2025 елның 15 гыйнварындагы Указы белән бирелде.
Татарстан Республикасының яңа финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, колачлы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда республика юл-транспорт комплексы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган коллегия утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.