Яңалыклар

31.12.2024

Татарстанда 26 декабрьдә ике түләүле юл – Алексеевск – Әлмәт трассасы һәм Вознесенск трактының икенче этабы буйлап хәрәкәт башланды. Бу вакыт эчендә алар буенча 139 мең автомобиль узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

31.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. 

30.12.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Чараны республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров гадәттәгечә "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты һәм балаларның теләкләре язылган берничә шарны алды.

30.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга эш сәфәре кысаларында Солтан Кабусның Югары мәдәният һәм фән үзәгендә булды һәм аның Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Хәбиб Әл Риями белән очрашты.

28.12.2024

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәтенә лаек булды. Бүген аңа бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

28.12.2024

Татарстанда, башлангыч белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн.867 мең тонна ашлык җыелган. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

28.12.2024

Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

28.12.2024

Бүген «Салават Күпере» торак комплексында Казанның «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасының филиалын ачу тантанасы узды.

Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

28.12.2024

Агымдагы 2024 елда видеоконференцэлемтә режимындагы соңгы киңәшмә бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Без сезнең белән ел дәвамында территорияләрнең көндәлек эшчәнлеге, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, икътисад тармакларын һәм конкрет муниципаль берәмлекләрне үстерү мәсьәләләрен оператив рәвештә карадык һәм хәл иттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Битләр: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>