Яңалыклар

16.01.2025

Татарстан Республикасының Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

16.01.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Зимбабве Республикасы делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде (2025 елның 14-19 гыйнвары). Делегация составында: Җирле үзидарә һәм җәмәгать эшләре министрлыгы, Торак төзелеше һәм социаль хезмәтләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау һәм балалар эшләре министрлыгы, Хокукларны һәм мөмкинлекләрне киңәйтү, яшьләрне үстерү һәм һөнәри әзерләү министрлыгы вәкилләре, шулай ук Зимбабве Президенты администрациясе вәкилләре.

16.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов озата йөрде.

16.01.2025

Бүген Татарстан Рәисе, Күзәтчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең Халыкара күзәтчеләр советы утырышын уздырды.

Чара Казан федераль университетының (КФУ) фәнни китапханәсе бинасында узды.

Утырышта Советның 20 әгъзасыннан 17се катнашты, шуларның 11е залда иде, 6сы дистанцион форматта катнашты.

15.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырылган. Аерым алганда, Евразия халыклары ассамблеясе Генераль секретаре Андрей Бельянинов белән очрашу узды. Киләчәк хезмәттәшлек, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдә багланышларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

15.01.2025

Татарстанда кече һәм урта бизнеска «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 ел эчендә 316 млрд сумлык 179 меңнән артык ярдәм чарасы күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Брифинг Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру темасына багышланды.

15.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Аны «Теләкләр чыршысы» янында балалар – «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасы әгъзалары, «Адымнар» кхптелле белем бирү комплексы укучылары каршы алды.

15.01.2025

Бүген бу хакта Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган брифингтагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк регионы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты.

Битләр: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>