Яңалыклар

14.01.2025

Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле трофей яулаулары белән котлады. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 10 гыйнварда татар эстрадасының төп тавышларының берсенә 65 яшь тулды.

13.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Татарстан Республикасы Прокуратурасының конференц-залында (Казан, Кремль ур.) узды.

Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән ачылды.

13.01.2025

Иннополиста истәлекле вакыйга - Иннополис Университеты каршында мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен махсуслашкан көллият ачылды. Беренче уку елында, 2025-2026 елда, ул 75 студент кабул итәчәк, бу индустриянең конкрет ихтыяҗларын төгәл канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән сынау проекты булачак.

12.01.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ел саен ул Россиядә 12 гыйнварда билгеләп үтелә.

11.01.2025

Язгы кыр эшләрен башкаруга республикага 40 млрд сумнан артык акча кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

11.01.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында традицион республика киңәшмәсе уздырды. 2025 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.

11.01.2025

Ишегалларының һәм тротуарларның норматив торышына системалы контрольне дәвам итү мөһим. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

10.01.2025

Казанда ачык һавадагы Яңа ел вакыйгаларына 875 мең кеше килгән. Казан хакимияте Яңа ел каникулларында ачык һавада узган бәйрәм чараларына килүчеләр саны артуын билгеләп үтә. Бу хакта шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

06.01.2025

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелек юлыннан барырга өнди.

Битләр: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>