Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Узып баручы 2024 елда Татарстан Яңа ел каникуллары чорында эшләтеп җибәрелгән М12 трассасының нәтиҗәсен тулы көченә сизәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте. Брифинг Яңа ел каникуллары чорында республика шәһәрләрендә һәм районнарында иминлекне тәэмин итү чараларына һәм бәйрәм чараларына багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агрофирмаларындагы эшчеләр вакытлыча яшәү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты.
Татарстан Республикасы Рәисенә Алабуга районының Малореченский бистәсендә булган янгын турында оператив рәвештә хәбәр иттеләр.
Татарстанда 2024 елгы авто-һәм мотоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Автоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары, «КАМАЗ-мастер» узыш командасы спортчылары һәм Татарстан автоспорты ветераннары катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру инде күркәм традициягә әверелде.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Н.Д. Зелинский исемендәге Органик химия институтының лаборатория мөдире, химия фәннәре докторы, профессор Валентин Павлович Ананиковка В.В. Марковников исемендәге халыкара премия тапшырды. Премия органик химия өлкәсенә керткән зур өлеше өчен бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Росмолодежь. Добро» ярдәме белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган «Теләкләр чыршысы" бөтенроссия гамәлендә катнашты, ул мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга Яңа ел могҗизасын бүләк итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында бүген катнашты. Көзге сессия утырышы - быел йомгаклау утырышы.
Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.
Балаларның теләкләре язылган шарлары булган чыршы ТР Дәүләт Советы холлында урнаштырылган.
ТР Дәүләт Советы утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан шарларның берсен алды.