Яңалыклар

12.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң ачылган М-7 «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы участогын карады (761+500 км - 771+246 км участогында).

Татарстан Республикасында юлчылар «Идел»М-7 федераль трассасының 10 км хәрәкәт полосасын икедән дүрткә кадәр киңәйттеләр. 761 чакрымнан 771 чакрымга кадәр реконструкцияләү кирәклеге Иннополис шәһәреннән 3,5 чакрым ераклыкта урнашкан участокта автотранспорт хәрәкәтенең артуына бәйле. 

12.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң «Горький шоссесы» автомобиль юлын, «Зур Зеленодольск» автомобиль юлын ачуда һәм М-7 «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан – Уфа автомобиль юлы участогында эш хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Транспорт министры Роман Старовойт һәм башка рәсми затлар белән узды.

11.12.2024

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәхси игътибар йөзеннән, аны үзенең резиденциясенә очрашуга чакырды.

11.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Куала-Лумпурга эш сәфәре кысаларында Малайзиянең Халыкара яшьләр үзәгендә булды.

11.12.2024

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген ныгытудагы мөһим ролен билгеләп үтте. Бу хакта ул Куала-Лумпурда «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында белдерде.

11.12.2024

Күпполярлык бүген политологик термин гына түгел,ә объектив чынбарлык. Бу хакта Куала-Лумпурда узган «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында Татарстан Республикасы Рәисе, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

11.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышын уздырды.

11.12.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2024 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

11.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышына кадәр кыска очрашу уздырды. Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Куала-Лумпурга эш сәфәренә килде.

10.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде.

Битләр: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>