Яңалыклар

02.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында узды.

02.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга эш сәфәре кысаларында Катар Әмире белән очрашты, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты белән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Катар ягы чакыруы буенча Дохада булды. Ул Катар Дәүләте Әмире Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

30.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексын тәкъдир иттеләр. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды.

30.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Халыкара инвалидлар көнен уздыру буенча берничә йөкләмә бирде. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул 2024 елда Халыкара инвалидлар көненең 3 декабрьдә билгеләп үтелүен искәртте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

30.11.2024

Татарстан Республикасы кырларында орлыкка кукуруз, көнбагыш җыю, чөгендер чыгару төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30.11.2024

Бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

29.11.2024

Хәзерге вакытта "Татинвестгражданпроект " - Россия проект-эзләнү оешмалары арасында лидерларның берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов институтның 90 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.

29.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министрының консуллык, парламент мәсьәләләре һәм чит илләрдә яшәүче иранлыларның эшләре буенча урынбасары Вахид Җәләлзадә белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

29.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хабаровск крае Губернаторы, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Демешин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.  

28.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Яңа кешеләр» сәяси партиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев белән очрашты.

Битләр: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>