Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ирекле көрәш буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр олимпия чемпионы Габделрәшит Садулаев белән очрашты.
Татарстан Рәисе танылган спортчыны октябрь ахырында Албаниядә узган дөнья чемпионатында чираттагы истәлекле җиңүе белән котлады.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков белән очрашты.
Төбәк ведомствосының матди-техник базасын ныгыту, куелган бурычлар кысаларында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан өчен актуаль булган башка мәсьәләләр дә кузгатылды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасының Беренче Президенты (1993-2001 еллар), Советлар Союзы Герое, Россия дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон кабул итте.
Якын арада документ имзалау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә җибәреләчәк.
Искәртәбез, бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы уза. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое Руслан Солтан улы Аушев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген парламент бинасында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары – Туризм һәм мәдәни мирас министры Рәсүл Зарикеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Казанга Каракалпакстан Республикасы делегациясе килде (2024 елның 25-30 ноябре). Эш сәфәренең төп максаты - «Казанда Шәрык Базары» фестивален ачу тантанасында катнашу.
Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин БДБ илләре Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясенең «Гепатопанкреатобилиар хирургиянең актуаль проблемалары» XXXI халыкара конгрессын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Исегезгә төшерәбез, 31 нче конгресс озак еллар Казанда эшләгән күренекле рус һәм Совет хирургы Александр Васильевич Вишневскийның тууына 150 ел тулуга багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Анатыш авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды. Пункт якынча 500 җирле кешегә хезмәт күрсәтә. Күптән түгел авылда әлеге медицина учреждениесе базасында беренчел медицина звеносы эшенең «Идеаль ФАП» яңа моделе гамәлгә ашырылды.
Бүген «НефАЗ»ның яңа автобуслары Чаллы шәһәренә пассажирлар йөртү өчен тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.