Яңалыклар

10.12.2024

Татарстанда газлаштырып бетерү программасы буенча газ 28,8 мең кишәрлек чигенә кадәр китереп җиткерелгән, шулардан 81%ы тоташтырылган инде. Россия буенча уртача процент шул ук вакытта күпкә түбәнрәк, дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

09.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады. Аның видеокотлавы Казан ратушасында, әлеге бәйрәмгә багышланган тантанада күрсәтелде.

09.12.2024

Хөрмәтле татарстанлылар! Коррупция җәмгыять тормышына тискәре йогынты ясый торган куркыныч социаль күренешләр исәбенә керә. Гаделлек һәм тигезлек принципларын бозу - коррупциянең иң авыр нәтиҗәсе. Ул дәүләтнең хокукый һәм социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек киртә булып тора.

09.12.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады.

"Бу көн илебезне яклап чыккан, шулай ук үз хезмәтләре белән җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең көчен, батырлыгын, какшамас рухын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә", - диелә котлау текстында.

 

07.12.2024

Бүген Мәскәүнең "Манеж"ында «РФ субъекты» номинациясендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә һәм социаль проблемаларны хәл итүгә керткән өлешләре өчен «Без бергә» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләкләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

07.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.

07.12.2024

Республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм чаралар үткәргәндә гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

07.12.2024

7 декабрьгә файдалануга торак тапшыру буенча планлы йөкләмәләр үтәлгән - 3 млн 200 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Ел ахырына якынча 3 млн 450 мең кв. м. файдалануга тапшыру планлаштырыла, бу былтыргы файдалануга торак тапшыру дәрәҗәсеннән артып китәчәк.

Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

07.12.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында традицион республика киңәшмәсе барышында Ак Барс Банк Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җайланмалар алу өчен сертификатлар тапшырды.

06.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган подполковник Алексей Викторович Копуновның гаилә әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>