Яңалыклар

16.11.2024

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

16.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә салым органнары хезмәткәрләрен киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

16.11.2024

Татарстанлылар НАТО илләренең трофей техникасы күргәзмәсе белән бик кызыксыналар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеләп үтте.

16.11.2024

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салкыннар башлану белән янгыннар ешаюын билгеләп үтте, бигрәк тә шәхси секторда.

16.11.2024

Калган авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы һәм кече хуҗалыкларның эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

16.11.2024

Республикада күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. Программаларның бер өлеше инде тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

15.11.2024

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше 2 мәртәбә артты һәм 3 млрд доллардан артып китте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумының пленар утырышында белдерде.

15.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында «Вайлдберриз» компаниясе генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты.

15.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәре халык вәкилләре җыелышы Даими комитетының партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кырларында узды.

15.11.2024

«Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Уралсиб банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Уралсиб банкы президенты Евгений Коган имза салды.

Битләр: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>