Яңалыклар

19.05.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Мәгарифне камилләштерү һәм аның нәтиҗәлелеге буенча конгресс башлыгы Михаэль Шратц белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды., анда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

19.05.2016

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарын күзәтү буенча штаб эшли, һәм атна саен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мониторингы төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активы белән очрашуда белдерде.

Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).

“Республикада төп туклану продуктларына бәяләр җитди күзәтелеп тора”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

19.05.2016

Хезмәт хакы мәсьәләсе – бу җитди дәүләт бурычы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова ТР Премьер-министры Илдар Халиковның профсоюз активы белән очрашуында белдерде.

Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).

19.05.2016

Татарстанны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән багланышлар бик кызыксындыра. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида узучы Россия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе) эшлекле форумында белдерде. Форум кысаларында Татарстан Президенты "Россия-АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка таба: кирәкле җиһазлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты. 

18.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Төп максаты – Россия - АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) эшлекле форумында катнашу, ул иртәгә, 2016 елның 19 маенда, булачак. Чара Россия Федерациясе һәм АСЕАН илләренең өченче саммиты кысаларында узачак.   

18.05.2016

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы белән “Аэрофлот” ГАҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Аэрофлот” компаниясе җитәкчелегенә Казан белән Франкфурт шәһәрләре арасында туры авиарейслар оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

“Аэрофлот” компаниясе кыска вакыт эчендә бу мәсьәлә буенча эшләп, карар кабул итте.

Шулай итеп, 17 июньдә Казан – Франкфурт маршруты буенча атнага ике тапкыр тукталышсыз рейс башкарылачак.

18.05.2016

Төзелеш объектларында техник иминлекне үтәү һәм хезмәтне саклау, төзелеш тармагында кадрлар квалификациясен арттыру, шулай ук төзелеш сыйфатын күтәрү – бу мәсьәләләргә «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма игътибарын беренче чиратта юнәлдерергә кирәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасының VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында хәбәр итте.   

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

18.05.2016

Татарстан - Россиядә 500 кВ егәрлекле югары вольтлы кабель җитештерә һәм аны сыный ала торган бердәнбер төбәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уникаль сынау станциясен беренче эшләтеп җибәрү чарасында игълан ителде.

Бу тарихи вакыйгада ТР Президенты, «ИНВЭНТ» компанияләр төркеме җитәкчесе, федераль министрлыклар вәкилләре, ДК продукциясен кулланучылар, шулай ук Германиянең "HIGHVOLT" компаниясе директоры Ральф Бергман катнашты.

18.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасын төзү эшләре барышын бәяләде. 

Искәртик, "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасы төлеше 2014 елның июль аенда башланды. 

18.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы прокуратура хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсендә катнашты. 

Чара "Гранд Отель Казан" кунакханәсенең конференц-залында үтте һәм күп санда кеше булган объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге законнар үтәлеше буенча прокуратура күзәтчелеген камилләштерү темасына багышланган иде.

Семинар-киңәшмәдә шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, РФ Генераль прокуратурасы Академиясе вәкилләре, ИФО субъектлары прокурорлары урынбасарлары һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 1321 1322 1323 1324 1325 1326 1327 1328 1329 ( 1330 ) >>