Татарстанда сабан культуралары 1,7 мең га яки барлык мәйданнарның 97 процентында чәчелгән. Хәзер соңгы культураларны чәчү, бәрәңге һәм яшелчәләр утырту бара. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. "Республикада чәчү тәмамланды диярлек", - диде ул.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты
Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре барлык муниципаль районнарда 2016 ел программасына кертелгән 830 объектның 720 дә башланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көнендә, иртәнге сәгать 8дә бөтен Татарстан буенча барлык 560 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.
"Бердәм Россия" праймеризының 16.26.001 санлы участогына беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар цивилизациясе музеенда төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозицияне карады. Экспозиция ачык һавада Идел ярындагы комплекста урнашкан. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар академиясе нигезенә истәлек капсуласы салды. Чара Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены кысаларында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты. Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.
Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.
Бүген Казан Кремлендә Россиядә мөселман дини мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе һәм чит илләр мөселман руханилары, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Мөселманнары диния нәзарәте үзәге, Мәскәү Мөселманнары диния нәзарәте җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Агымдагы вәзгыять, мөселман дини мәгарифе системасы, гамәлдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турындагы нотык белән Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов принял участие в пленарном заседании «Милли тормыш һәм дин» VII бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты.
Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанда узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Искәртәбез, форумга илнең 68 төбәгеннән 916 делегат килгән, Еврей автономияле округы, Амур өлкәсе, Дагестан Республикасы һәм Тамбов өлкәсе вәкилләре беренче мәртәбә катнаша. Форум кичә, 2016 елның 19 маенда эшли башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары конференциясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.
Конференциянең төп темасы – яшьләрнең профессиональ дипломатиясе.