Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Новые облачные технологии» компаниясе генераль директоры Дмитрий Комиссаров белән очрашты.
Санитар-экологик ике айлык йомгаклары буенча Татарстанда 100 процент санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, санитар-экологик ике айлык 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелгән, барлыгы 1817 санкцияләнмәгән чүплек ачылган. Шуларның 93 проценты юкка чыгарылган
Алкоголизм һәм асоциаль яшәү рәвеше – ТРда ятимнәр барлыкка килүнең төп сәбәбе. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүне яхшырту эшчәнлегенә багышланган брифингта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина белдерде.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.
Татарстан белән Ростехнадзор арасында системалы һәм конструктив эш урнаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Александр Рыбас белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Федерализмның икътисадый, бюджет-финанс һәм салым нигезләре" темасына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе каршындагы Фәнни-эксперт советы утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды, анда Россия регионнары вәкилләре катнашты, шул исәптән Башкортостан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ставрополье крае вәкилләре һәм башкалар.
Утырышта катнашучылар федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
"Changhong" («Чанхун») Кытай компаниясе генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Янь Цзюн җитәкчелегендәге вәкиллекле делегациясе бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
Changhong" компаниясе – Кытайда иң эре көнкүреш техникасы җитештерүчеләренең берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда эш сәфәрендә, анда ул көнкүреш техникасын җитештерүче Кытай компаниясе Changhong вәкилләре белән очрашты.
Илдар Халиков һәм Наил Мәһдиев Кытай кунакларына Чаллы территориясендә мәйданнар алу һәм компания производствосын урнаштыру өстенлекләре турында хәбәр иттеләр.
Changhong вәкилләре Татарстан Премьер-министры һәм Чаллы мэры белән "Чаллы" индустриаль паркында булдылар.
Татарстан Республикасында чәчү эшләре тәмамланган, һәм ул оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.