Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.
2015 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итте, дип белдерде хисап докладында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Рөстәм Миңнеханов ТР Хоккей федерациясе һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты вазыйфасына "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов билгеләнгәне турында хәбәр итте һәм әлеге вазыйфаларны моңарчы биләгән Шәфәгать Тәһаутдиновка ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кострома автокомпонентлар заводында булды. Предприятие "Мотордеталь" холдингы составына керә һәм Кострома шһәрендәге "Индустриальный" күп функцияле парк территориясендә эшчәнлек итә. Заводта меңнән артык кеше эшли. Компания елына 2,7 млрд. сумнан артык керем ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костромага эш визиты кысаларында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук регион башлыгы Сергей Ситников, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кострома өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Флүн Гомәров катнаштылар.
Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсенең сәүдә-икътисадый багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре һәм Кострома өлкәсе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчетендә һәм Ипатьевский монастыренда булды. Аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөрде.
Костромадагы мәчет үтә күренмәле пыяладан ясалган гөмбәзле һәм аның 30ар метрлы ике манарасы бар. Ирләр өчен намаз залы 500 мөселманга исәпләнгән. Шулай ук хатын-кызлар өчен балкон да бар. Төзелеш барышында Мәскәүдәге, Ивановодагы һәм Ярославльдәге мәчетләрнең конструкциясе һәм архитектур үзенчәлекләре өйрәнелгән.
Болгар ислам академиясендә белем бирәчәк укытучылар составы – мөһим мәсьәлә. Биредә очраклы кешеләр булмаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, ТР мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде.
“Болгар ислам академиясен төзү нияте тугач, аның, әлбәттә, мөселман югары уку йорты булачагы күздә тотылды, - дип, Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә 10 нан артык ислам вузы булуын шәрехләде. – Тик, беренче чиратта, аның ислам фәннәренең магистрлары һәм докторларын әзерләячәк уку йорты буларак эшләвен нигезгә куйдык”.
Быел Татарстаннан якынча 6 мең бала һәм яшьләр Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта “Җәй” республика үзәге директоры Раил Муратшин сөйләде.
Татарстанда 2016 ел сәламәтләндерү кампаниясенә 1 млрд 402 млн сум акча бүленгән, шуның 346,5 млн сумы - республика, ә 55,5 млн сумы - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
"Без 2014-2015 елларга исәпләнгән ялны тәмамлап, 2016-2017 еллар ялын башлыйбыз. Республика буенча финанслауның гомум күләме - 1 млрд 402 млн сум", - диде В.Шәйхразиев.