Яңалыклар

26.05.2016

Быелның беренче кварталы «Ак Барс» банкы эшчәнлегендә уңай динамика күрсәтте, шуңа карамастан, бүген банк алдында шушы нәтиҗәне саклап калу өчен җитди бурычлар тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» банкы акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте.

Чара бүген «Ривьера» (Казан) ККда узды.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, банкның турыдан-туры ярдәме белән  2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм башка чаралар уздырылды.

26.05.2016

«Ак Барс» банкы быел 2015 елгы зыяннардан соң табыш алырга җыена. Бу хакта «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев акционерларының гомуми җыелышында хәбәр итте.

Акционерларының гомуми җыелышы «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

26.05.2016

Татарстанга “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә катнашу кызыклы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген әлеге оешманың Башкарма бюросы утырышы ачылу тантанасында белдерде.

Республика лидеры сүзләренчә, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы күп илләрнең җирле үзидарә органнарының хезмәттәшлеген ныгыту һәм киңәйтү мөмкинлеге бирә, җирле хакимиятләр мәнфәгатьләрен халыкара дәрәҗәдә кайгырту һәм илкүләм хөкүмәт белән үзара элемтәгә китерә.
“Җирле һәм төбәк хакимиятләренең ныклы хезмәттәшлеге безнең төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә”, - дип ышана ул.

26.05.2016

Татарстанга «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә катнашу кызыклы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген әлеге оешманың Башкарма бюросы утырышы ачылу тантанасында белдерде.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышы бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә узды.

Чарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры -  «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

26.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре һәм кибериминлеккә багышланган "IT & Security Forum 2016" X юбилей конференциясенең пленар утырышында катнашты. Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Check Point Software Technologies Россия һәм БДБ илләрендә вәкиллеге башлыгы Василий Дягилев һәм башкалар катнашты. 

26.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде. 

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. 

Күзәтчелек советы "Иннополис" МИЗ резидентлары булырга теләгән 5 компания проектын раслады, инвестицияләрнең гомуми күләме - 2,1 млрд. сум. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләп белдергәнчә, хәзерге вакытта Иннополис мәйданчыгында эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен бөтен көчне куярга кирәк. 

25.05.2016

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»  бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышы онлайн режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында трансляцияләнәчәк.

Утырыш трансляциясен барлык интернет челтәреннән файдаланучылар да Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә карый алачак – www.prav.tatarstan.ru

25.05.2016

Бүген “Татфондбанк” ГАҖ акционерларының уртак еллык җыелышы һәм Директорлар советының утырышы узды.

Акционерларның уртак җыелышы банкның 2015 елга еллык хисабын һәм еллык финанс хисабын раслады. Банкның Директорлар советы ун кешедән торган элеккеге составта сайланган.

25.05.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла, аның кысаларында ул  Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты.

Перспективада 2025 елга кадәр Россия икътисадын үстерү чыганакларына багышланган Икътисадый совет утырышын Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

25.05.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген композитлар буенча Composite Battle World Cup Kazan 2016 беренче дөнья чемпионатын үткәрү буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, 2015 елның октябрендә предприятиеләрнең яшь белгечләре һәм вуз студентлары арасында композитлар буенча Composite Battle-2015 Россия чемпионаты узды, ярышлар финалы Мәскәүдә үтте. Агымдагы елның февралендә Татарстан Президентына Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) һәм Бауман исемендәге МДТУ ректорлары композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.

Битләр: << 1321 1322 1323 1324 ( 1325 ) 1326 1327 1328 1329 1330 >>