Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма советы утырышы узды.
Көн үзәгендә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре иде. Аерым алганда, Совет Фондның 2015 ел өчен хисап документларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россиядә иң эре зәркән предприятиеләренең берсе - «Красносельский Ювелирпром» эшчәнлеге белән танышты. Аны төбәк башлыгы Сергей Ситников, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде. «Красносельский Ювелирпром» предприятиесенә 1919 елда нигез салынган. Биредә елына 5 тоннадан артык кыйммәтле металл эшкәртелә, акча әйләнеше елына 2 млрд. сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. «Туношна» халыкара аэропортында аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников каршы алды.
Иртәгә, 2016 елның 24 маенда, Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчелеге һәм татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Кострома өлкәсенең эре предприятиеләрендә, аерым алганда, «Красносельский Ювелирпром» ГАҖдә һәм «Костромской завод автокомпонентов» ЯАҖдә булачак.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый.
Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бүләкләнүче укучыларның укытучылары һәм ата-аналары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бүген “республиканың киләчәк интеллектуаль элитасы” белән очрашуына бик шат булуын белдерде. “Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешүгә, фәнни ачышлар ясауга омтылыш җәмгыятьтә һәрвакыт кирәкле һәм уңышлы кеше булырга мөмкинлек бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Президент укучыларга. Ул чыгышында сәләтле укучыларны ачыклап, аларның үсешенә этәргеч бирү дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы булуын билгеләп узды. “Без республка олимпиада үзәген булдырып, дөрес эшләдек. Бу күбрәк укучыларны җәлеп итүгә мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә беренче заманча төргәкләүләр заводын ачу тантанасында катнашты. Предприятие «Химград» технополисы территориясендә (Казан) төзелгән һәм тартма тибындагы 44 млн. данә капчык җитештерә алачак.
Рөстәм Миңнеханов яңа предприятие эше белән танышты. Аны «Химград» технополисы генераль директоры Айрат Гыйззәатуллин һәм «КЗСУ» ҖЧҖ генераль директоры Роман Вялкин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» АК» ААҖнең беренче вице-президенты Максим Гришанин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев, «Алубага» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кластерлар өчен партнерлык» III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференция Чаллыда узды.
Пленар сессия башланганчы, анда катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖда булдылар, «Мастер» КИПның җитештерү мәйданчыкларын карадылар, ИТ-паркта булдылар, шулай ук «Энергетик» МС алдында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Монда «КАМАЗ» ГАҖ (махсус кече класслы электробус, салына торган кузовлы КАМАЗ 65117 автомобиле), «Русак» ҖЧҖ (йөзә торган башмаклы карда-сазда йөрү техникасы «Русак-3918»), «Астейс» АҖ (бронялы граждан һәм хәрби техника), «Риат» ААҖ (автомобильләргә вакуум ярдәмендә йөк тутыручы техника), «Атон-импульс» ҖЧҖ («Кикинг 29031» үзйөрешле амфибиясе), «Раритэк» (автомобильләр һәм газ-мотор ягулыклы техника) һәм башкалар үз техникасын куйган иде.
Аннары конференцияне һәм «Кластер сәясәте – моношәһәрләрне үстерү драйверы» пленар сессиясен ачу тантанасы булды. Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Иван Бортник, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов, «Банк развития и внешнеэкономической деятельности (Внешэкономбанк)» ДК рәисе урынбасары Ирина Макиева, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры урынбасары Павел Свистунов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегацисе вәкилләре ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килделәр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Здравница-2016" Бөтенроссия форумы ачылышында катнашты.
Форум 2016 елның 22-24 маенда Казанның "Корстон" комплексында уза.
“Здравницы-2016”ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия Федерациясе шифаханә-курорт комплексының әһәмияте.
Искә төшерәбез, форум 2000 елдан уздырыла. 2015 елда форум чаралары Мәскәүдә узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 16.26.001 санлы сайлау участогында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты.