Яңалыклар

01.06.2016

“16 ел буе сезнең иҗатыгыз һәм тырышлыгыгыз белән бу конкурс безнең республиканы бизи”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры

01.06.2016

Татарстан Президентына спорт-тернәкләнү комплексын һәм тулай торак йортын күрсәттеләр.

01.06.2016

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында ике телле «Бала-Сити» балалар бакчасын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәагриф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.

01.06.2016

 

Бүген Казанда  Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков рәислегендә «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы уздырылды.

Компания утырышы «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы рәисен сайлау процедурасыннан башланды. Бер тавыштан бу урынга Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков сайланды.

01.06.2016

Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ике класс автомобильләрдә картинг буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына унберенче мәртәбә ярышлар старт алды.

01.06.2016

Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

01.06.2016

ТР Премьер-министры сүзләренчә, ягып җылыту сезонына тиешенчә әзер булу мөмкинлеге биргән эшләр башкарылган инде.

31.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты. 

Тумышы белән төрле илләрдән һәм дәүләтләрдән, шул исәптән Россиядән булган унөч уңышлы яшь кешене Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге республика дәрәҗәсендәге идарәчеләр делегациясе әгъзалары –  ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы багланышлар департаменты директоры, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кабул итте. 

31.05.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Иннополис коммуналь инфраструктурасын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. 

31.05.2016

Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << ( 1321 ) 1322 1323 1324 1325 1326 1327 1328 1329 1330 >>