Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре яшь эшкуарларының II Казан форумында катнашучылар белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.
Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга актив булулары өчен рәхмәт белдерде. «Бүгенге проектыбыз – KazanSummit ничек уңышлы үскәнне без күрәбез, - диде ул. - Сезнең форум бу программага шулай ук әйбәт өстәмә».
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан метросы турникетларында банк картасы белән контактсыз түләүне эшләтеп җибәрүдә катнашты. "Кремль" станциясендә ул Россия Саклык банкы идарә рәисе урынбасары Максим Полетаев, "MasterCard"ның башкаручы директоры Андей Тарусов белән бергә банк картасы ярдәмендә түләп, турникет аша узды.
Татарстан Республикасы Президенты Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ислам банкингы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп урнаштыру мәйданчыгы булып тора дип белдерде.
Искәртеп үтәбез: бүген Татарстан башкаласында лидеры "Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit-2016" VIII халыкара икътисади саммиты рәсми рәвештә ачылды. Анда дөньяның 40 иле һәм РФның 20 төбәгеннән 1,2 мең кеше катнаша. Алар арасында - күренекле дипломатлар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренннән министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, банклар һәм зур бизнес башлыклары бар.
Хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча Европа чемпионатында чыгыш ясаучы Россия җыелма командасы нигезен Татарстан вәкилләре тәшкил итә. Шулай ук җыелма команда составында Башкорстанның ике вәкиле дә бар. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясендә "Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары полиция генерал-майоры Владимир Газизов хәбәр итте.
Турнир исә бүген "Санкт-Петербург" Волейбол үзәгендә ачылды.
Казан сигезенче мәртәбә вәкиллекле форум кабул итә, ул Россия һәм аның төбәкләре белән ислам дәүләтләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча алдынгы мәйданчык булып тора.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Пленар утырыш темасы – «Бөтендөнья икътисадының яңа архитектурасы: ИХОның РФдә финанс индустриясен үстерү перспективалары».
Искәртәбез, саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Чараны оештыручылар мәгълүматы буенча саммитта 50дән артык ил вәкилләре катнаша.
Бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2016" VIII халыкара икътисадый саммит кысаларында оештырылган иң кызыклы хәләл инвестицион проектлар һәм продукция күргәзмәсен Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов һәм саммит кунаклары карады.
Искәртик, саммит "Корстон" кунакханә комплексы мәйданчыгында үтә.
Kazansummit Россия белән ислам дөньясы илләре арасында очрашу һәм ачыктан-ачык сөйләшү урынына әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле иртәнге аш барышында хәбәр итте.
Искәртәбез, саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Чараны оештыручылар мәгълүматы буенча саммитта 50дән артык ил вәкилләре катнаша.
“Россия студентлар язы”ның 25 юбилей фестивален 2017 елда Тула шәһәре кабул итәчәк. Бу хакта Казанда “Баскет-холл” комплексында узган Россия студентлар язының ябылу тантанасында игълан ителде.
“Яз, кинодагы кебек” – ябылу тантанасының темасы иде. Гала-концертны алып баручы буларак шоумен Тимур Родригез чыгыш ясады.
Татарстанда ММЧ нан тыш бер генә проектны да чынга ашырып булмый. Бу хакта бүген "Бәллүр каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Искәртеп үтик, ул конкурсның абсолют җиңүчесе Лия Заһидуллинаны бүләкләүдә катнашты.
Бүген, Татарстан Республикасының Матбугат көнендә, Казанда “Бәллүр каләм” XIX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
“Пирамида” комплексында узган бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сәхнәдән кунакларны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады.