Яңалыклар

17.05.2023

Безнең өчен Бәһрәйн Якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый партнер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнның Юстиция,ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нүәф Бин Мөхәммәд Әл Мәгүдә белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

17.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Әбәд Әл Бәкри белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Хеврон провинциясе делегациясе Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023" XIV халыкара икътисадый форумы чараларында һәм "Russia Halal Expo" хәләл индустрия  халыкара күргәзмә экспозициясендә катнашу өчен килде.

17.05.2023

Бүген Казан федераль университетының актлар залында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» панель дискуссиясе башланды.

Дискуссиядә катнашучыларга видеоконференция аша Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2197873.htm

17.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең ИХО каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов катнашты. 

17.05.2023

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL market хәләл азык-төлек күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштылар.

17.05.2023

Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.

Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

16.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Лев Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты 2022 елның августында оештырылган иде, аны Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно җитәкләде.

16.05.2023

Бүгенге көндә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Россиянең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән 15 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

16.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Деловые Линии» компанияләр төркеме генераль директоры Фәрит Мәдәни һәм «Ромекс GROUP» компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

16.05.2023

Бүген Казанда «Московский» КҮдә Татарстан районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җәмәмгать киңлекләре белән эшләү буенча укыту программасы старт алды. Программада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Битләр: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>